news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татарлары Рәфыйк Әбдиевне искә ала: Оста гармунчы, киң күңелле кеше иде

Самара татарлары Рәфыйк Әбдиевне искә ала: Оста гармунчы, киң күңелле кеше иде
Фото: "Бердәмлек" газетасы, https://vk.com/club22598970

Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Шәвәлиеваның «Оста гармунчы, киң күңелле кеше иде» дигән язмасы чыкты.

Үткән гасырның 60 - 90нчы елларында Куйбышевта кем иң оста гармунчы дип сорасалар - Рәфыйк Әбдиев дип җавап бирәләр иде. Аңардан башка Куйбышевта бер генә тамаша да үт­мә­гәндер, мөгаен. Барысына да өлгерә – гармунда уйнарга да, көрәш мәйданында хөкемдар булырга да. Ә инде «Бердәмлек» өлкә татар газетасы ачылгач, ул безнең якын дустыбызга әверелде.

«Рәфыйк абый, шундый-шундый чара уздырабыз, гармуныңны күтәреп килә алмассыңмы икән?» – дип шалтыратуыбыз була, кирәк вакытка гармунын күтәреп килеп баса да. Һәр елны Са­мараның Струков паркында үткәрелгән Матбугат фес­тивалендә аның гармуны «Бердәмлек» мәйданчыгын иң күңелле, халык җыелган «пя­тачокка» әйләндерә дә куя иде. Башка матбугат чаралары сәхнәдән концерт куйса, бездә гади халык туйганчы үзе биеп һәм җырлап күңел ача. Ул елларда татарлар бәйрәмнәргә тамаша кылырга гына йөриләр иде, дип әйтү дөрес булмас, Сабан туе булсынмы, Нәүрүзме, Казан артистлары килсенме, туй мәҗлесе үткәрелсенме - үзәгендә гармунчы. Аңа кушылып җырлап-биеп һәркем үз талантын да күрсәтергә тырыша.

Куйбышевта Рәфыйк Әб­ди­ев үзешчән гармун­чы­лар­ның иң остасы булгандыр. Төз буйлы, кара кашлы, кара мыеклы ир-егет гармунын сузып җибәрә дә, әйдә, биеп-җырлап күрсәт әле дигәндәй, күзеңә карап, уйный-уйный каршыңа килә. Хатын-кыз заты моңа каршы тора аламы соң? Юк, әлбәттә, җырлап та җибәрә, биеп тә китә, башкалар да аңа кушыла... Гармунчы булган җирдә гел бәйрәм, аны барысы да яраталар, үз итәләр иде.

«Язмышы аның җи­ңел­ләрдән булмаса да, күңеле ачык иде, - дип сөйли кызы - «Ялкынлы яшьлек» ансамбле солисткасы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Айсылу Әбдиева. - Кыска го­ме­ренең күп вакыты руль артында үтте, бәйрәмнәрдә «тальянка»сы кулыннан төш­­­мәде. Өйдә дә гел гармун мо­ңы яңгырап торды. Иске Яр­мәкнең гармун ясау остасы Гали Гәрәевтән шәхсән үзе өчен гармун ясатканын хә­терлим. Бик озак көтте аны әти. Әллә аңа гына шулай булып тоелдымы икән? Берничә мәртәбә барып кайтты ул авылга, үзе гармун мех­лары өчен ситсы сайлап алды һәм илтте, тагын тү­земсезләнеп көтте... Хәер, өметләре акланды, гармуны бик моңлы һәм матур килеп чык­ты, аннары да үзе яратып яса­ган би­зәкләр беркетә иде аңа...

Ә ничек уйный иде! Гармун төймәләренә чак кагылып, ниндидер наз белән көй чыгара белә иде. Артык тар­тып-сузып уйнаганны, го­мумән, яратмый иде. Ә гармун, хуҗасының саклыгын, назын тоеп, ниндидер үзенә генә хас булган тирән моң бе­лән җавап бирә иде.

Әти туган авылы Алла­гөлгә кайтырга ярата иде. Ул гына белгән матур табигатьле урыннарда туктап ял иткәндә дә, гармунын багажниктан алып, моңлануын хә­терлим. Узып баручы машина хуҗалары пипелдәтеп үтәләр, «шәп, брат!» дигәндәй баш бармакларын күтәреп күрсәтәләр иде.

Авылга керү белән «Рә­фыйк кайткан!» дигән хәбәр яшен тизлегендә тарала, һәм ул көнне Солтания әби­е­­безнең капкасы ябылмый иде. Гармун уйнау өчен генә түгел, йомшак күңеле, яр­дәмчел булуы өчен ярата иде аны авыл халкы. Ә кичен әбиебезнең капкасы төбендә тальян моңы иртәнгә кадәр тынмый, үзенә күрә бер тамаша була иде...

Кызганычка, әтием бик ир­тә, 65 яшендә вафат булды. Аның кебек йомшак күңелле, ярдәмчел, үз тирәсендә тоташ бәйрәм ясый белгән ке­шеләрнең гомере озын булмый шул. Теге дөньяда да ки­рәк изге җаннар. Урыны җәннәттә булсын иде.

Форсаттан файдаланып, Рәфыйк Әбдиевны гел истә тоткан тарихчы, гармун җене кагылган Шамил Галимовка, «Бердәмлек» газетасы ре­дак­циясе хезмәткәрләренә рәх­мәтләремне җиткерәсем килә», - дип тәмамлады сүзен Айсылу ханым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100