news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара татарлары почта ташучыга рәхмәт әйтә: Кеше хәлен аңлаучы җаваплы хезмәткәр

Самара татарлары почта ташучыга рәхмәт әйтә: Кеше хәлен аңлаучы җаваплы хезмәткәр
Фото: © "Татар-информ"

Самараның «Бердәмлек» газетасында «Кеше хәлен аңлаучы җаваплы хезмәткәр» дигән язма чыкты.

Менә шундый кеше ул, безнең почтальоныбыз Ольга Рөстәм кызы Нуртдинова. Күп еллар буе ул искеҗүрәйлеләрнең өйләренә газета-журналлар, пенсия һәм хатлар китереп тора.

Тышта һава торышы нинди генә булмасын, ул авылның бер очыннан икенче очына йөгерә генә. Өеннән чыга алмаган әбиләрнең коммуналь түләүләрен дә үзе түли, кирәк булса, почтада сатыла торган әйберләрне дә китереп бирә, газеталар да соңга калмый. Ольга Рөстәм кызы һәр йортта көтеп алынган кунак.

Үз өендә дә тик торырга вакыты юк, тормыш иптәше Фәнил Габделхак улы белән бигрәк тә пар килгәннәр, бер минут та тик тора белмиләр. Мал да асрыйлар, бакчалары да тәртиптә. Уллары Дамирны да эшкә өйрәтеп үстерәләр.

Иске Җүрәй халкына җан җылысын кызганмый өләшкән Ольга Рөстәм кызына, олы рәхмәтләребезне белдереп, гаилә бәхете, эшендә дә, тормышында да уңышлар һәм сәламәтлек телибез.

Чәчәк Авдонина, Зәмзәмия Перетто, Алиевлар һәм Снигатовлар гаиләләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot