news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татарлары Орскида су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм җыюны башлап җибәргән

Самара татарлары Орскида су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм җыюны башлап җибәргән
Фото: samtatnews.ru

Самара төбәк иҗтимагый «Дуслык» оешмасы җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, эшмәкәр Фәхретдин Канюкаев инициативасы белән өлкәдә Орскида һәм Оренбургта су басудан каза күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю башланган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. Канюкаев үзе шәхсән 100 мең сумлык шешәле су җибәрәчәген әйтте.

«Телевизордан карап та, Оренбург татарлары милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Илдус Дәүләтов белән элемтәгә кереп тә, андагы хәлләрне белешеп торабыз. Без хәзер хакимияткә мөрәҗәгать иттек, алар хуплап кабул итте, гуманитар конвой төзеләчәк. Дүшәмбе көнне туплана башлый, теләүчеләрдән ярдәм җыя башлыйбыз», – диде Фәхретдин Канюкаев.

Автономия җитәкчесе әйтүенчә, татарлар инициативасын башка милли автономияләр дә хуплаган һәм ярдәм җыю эшенә керешкән. Гуманитар ярдәм сишәмбе яки чәршәмбе көнне җибәрелер дип ниятлиләр.

Канюкаев Оренбург өлкәсе хакимияте белән элемтәгә кереп, беренче чиратта нәрсәләр кирәген дә ачыклаган. «Алар беренче чиратта су һәм азык-төлек диде», дип сөйләде ул. Шул сәбәпле, Фәхретдин Канюкаев шәхсән үзенең 100 мең сумлык шешәләрдәге минераль һәм чиста су җибәрәчәген әйтте.

Орскида су басу нәтиҗәсендә зират та су астында калган. Шул сәбәпле, эчәк инфекцияләре чыкмасын өчен, шәһәрдә краннан аккан суны эчү тыела. Орскида эчәк инфекциясенең 10 очрагы теркәлүе хакында хәбәр чыкты.

Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдус Дәүләтов чит төбәкләрдә, беренче чиратта Пенза һәм Самарада яшәүче татарларның ярдәм итәргә әзер булуларын «Татар-информ»га хәбәр иткән иде.

  • 5 апрельдә кисәк җылыту сәбәпле, Урал елгасында су кисәк күтәрелде. Орскида шәһәрне саклар өчен салынган дамба җимерелеп, су басты. Губернатор Денис Паслер моны өлкә тарихындагы иң көчле су басу дип белдерде. 6,3 меңнән артык йорт су басу зонасында калды, өлкәдә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл игълан ителде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100