news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татарлары “Моңнар кайтсын авылга” кичәсе оештырды

Чараны өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре әзерләгән.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). 26 апрельдә Самара өлкәсендә Камышлы район мәдәният йорты залында “Моңнар кайтсын авылга” хәйрия концерты узды. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Чараны өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре әзерләгән. Әлеге хәбәрдә әйтелгәнчә, әдәби-музыкаль кичә өчен сәхнә матур итеп, чын авылча бизәлгән, ә фойеда Камышлы авылының уңган-булган кул осталарының хезмәт җимешләреннән торган күргәзмә эшләгән.

Концертны Рәмзия Асадуллина һәм Рушания Диндарова алып барган. Сәхнәдә Дәүләткол авылы “Дисәнә” фольклор ансамбле “Кичке уен” күренешен күрсәткән. Лилия Фәртдинова һәм Рәйхана Мөхетдинова җырлаган. Гармунчылар Халисә Каюмова, Рәшит Дәрҗеманов һәм Раил Зарипов чыгыш ясаган. 

"Бу кичне төбәгебезнең танылган җырчылары Зәкия Бәшарова, Халидә Гыйләҗева, Гөлфия Махметова, Венера Инсапова, Наил Хәкимов, Дилбәр Шиһапова, Айсылу Камалетдинова, Динар Гарипов, Мөнирә Сәгыйдуллина, Лилия Вахитова, Даһия Шәрәфиева, Бакай авылы егете, гармунчы Марат Шәйхетдинов, Рәмзия-Рушания дуэты тамашачыларга үзләренең иң моңлы җырларын, Фатыйма Мәхмүтова, Гамилә Вәлитова, Айсылу Камалетдинова һәм Зөләйха апа Шакуровалар дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Эшмәкәр, гармунчы Рөс­тәм Сәләхетдиновның бу кичәдәге чыгышы ямь өстенә ямь булды. Борис Камалетдинов, Халидә Абдуллина башкаруында “Багана төбендә”, Борис абый Камалетдинов, Халидә Абдуллина һәм Динар Гарипов башкаруында “Урыс килене” мәзәк күренешләре күңелләргә ял бирде. Камышлы халык театрының танылган артисты, яраткан артистыбыз, баянчы Борис абыйны янәдән сәхнәдә күрүебезгә бик шатбыз", диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәйрия кичәсендә җыелган акчалар социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә спорт кирәк-яраклары алуга тотылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100