news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татарлары мәрхүм Гакыйл Сәгыйровның туган йортын торгызу өчен ярдәм җыя

Урын өстендә яткан Гакыйль Сәгыйров пумала, авторучка һәм карандашны авызына кабып, иҗат иткән.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ"). Шагыйрь, рәссам һәм язучы Гакыйл Сәгыйровның хәйрия фонды ачылган. Аның туган йортын торгызу өчен ярдәм җыялар. Бу турыда  "Самара татарлары" сайты хәбәр ителә.

Гакыйл Сәгыйровның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Самара өлкәсе Кошки районы Иске Фәйзулла авылында музей оештыралар. Шагыйрьнең әти-әнисе белән гомер буе яшәгән туган йортын торгызу өчен 1 миллион сумлык проект-смета документлары бушлай әзерләнгән.

Бу идеяне Самара өлкәсе губернаторы Д.Азаров, Самара өлкәсе мәдәният министры С.Филиппов, Ульяновск өлкәсе губернаторы С.Морозов, Татарстанның беренче президенты М.Шәймиев һәм башкалар хуплаган.

Гакыйль Сәгыйров параличланган килеш урын өстендә яткан. Ул пумала, авторучка һәм карандашны авызына кабып, алтмыштан артык картина ясаган. Күпсанлы шигырьләр, китаплар, төрле газета һәм журналларга репортажлар язган. Шулай ук ул балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр иҗат иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100