news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара татарлары лидеры Луганск Халык Республикасының «Батырлык өчен» медаленә лаек булды

Самара татарлары лидеры Луганск Халык Республикасының «Батырлык өчен» медаленә лаек булды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Танылган җәмәгать эшлеклесе, Самараның «Дуслык» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев Луганск Халык Республикасының «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиядә Фәхретдин Канюкаевны «Алия-Фарм» ҖЧҖ генераль директоры һәм Самарадагы «Татарстан сәүдә йорты» җитәкчесе, Самараның «Дуслык» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты буларак кына түгел, актив меценат буларак та яхшы беләләр. Соңгы елларда ул системалы рәвештә хәйрия һәм махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм оештыру белән шөгыльләнә. Ул бөтен көчен хәрбиләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтә.

Фәхретдин Канюкаевка дәүләт бүләгенә шәхси батырлык һәм республика мәнфәгатьләрен яклауга саллы өлеш керткәне өчен лаек булган. «Батырлык өчен» медале — Луганск Халык Республикасының рәсми дәүләт бүләге. Ул хәрбиләргә, көч ведомстволары хезмәткәрләренә, шулай ук төрле батырлык күрсәткән гражданнарга тапшырыла.

Самарадагы Канюкаев җитәкләгән «Дуслык» оешмасы төбәк белән Луганск Халык Республикасы арасында дуслык күпере булып тора һәм гуманитар конвойлар җыюда актив катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot