news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татарлары Курган өлкәсенең Йолдыз авылында яшәүчеләргә ярдәм җыя

Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе Курган өлкәсенең Шадрин районы Йолдыз (Эчкен) авылында яшәүчеләргә йортлар төзү өчен финанс ярдәме җыюны игълан итә. «Самар татарлары» сайты шул турыда хәбәр итә.

«Кадерле ватандашлар! Курган өлкәсендә янгын вакытында 400 йортлы Йолдыз авылы зыян күрде, шулардан 228 өй тулысынча янып бетте, иҗтимагый урыннарыннан бер таш мәчет һәм мәктәп калды. Шадрин районы Йолдыз татар авылы халкы йортларсыз калды, аларның яшәү урыннары юк. Алар тормышта кирәкле әйберләргә бик мохтаҗ, аеруча өйләр кирәк. Шуңа күрә Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе активы чираттан тыш җыелышта әлеге авыл халкына кеше яшәр өчен барлык кирәкле шартлары булган йортлар төзүдә ярдәм күрсәтергә карар итте», диелә хәбәрдә.

Акчаларны +7 (927) 701-21-21 (Ринат Әхтәм улы Н.) номерына бәйләнгән Сбербанк картасына «Юлдус» сүзе белән күчерергә мөмкин. Сораулар белән 8-967-48-14-948 номеры аша мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100