news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара татарлары космонавтика инженеры Камил Вәгыйзов истәлегенә мәҗлес оештырды

«Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзовның улын «бик тыйнак, сабыр, тәрбияле, үткен кеше иде» дип искә алалар.

Самара татарлары космонавтика инженеры Камил Вәгыйзов истәлегенә мәҗлес оештырды
http://samtatnews.ru

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Самараның Камышлы районы Байтуган авылында «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзовның улы Камил әфәнденең бакыйлыкка күчүенә 2 ел тулуга багышланган мәҗлес булды.

«Камил абый дүрт тапкыр Байтуганга кайтты, ярдәм итте. 2021 елда хатыны Лилия һәм кызы Аида белән булдылар. . 14 январьдә аның истәлегенә музей йортыбызда мәҗлес уздырдык», — дип яза Нурания Абзалова.

Ул гомер буе космонавтика өлкәсендә инженер булып хезмәт иткән. «Бик тыйнак, сабыр, тәрбияле, үткен кеше иде. Минем соравым буенча әти-әнисе турында истәлекләрен язып калдырды. Аларны күз яшьсез укып булмый. Минемчә, ул истәлекләр — үсүче буынга изге тәрбия дәресе», — дип яза Нурания Абзалова.

news_right_1
news_right_2
news_bot