news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара татарлары хәйрия концерты оештыра

Концерттан җыелган акчалар балаларга төрле конкурс-бәйрәмнәрдә чыгыш ясау өчен сәхнә костюмнары тегүгә тотылачак.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). 7 апрельдә Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йортында "Биибез дә, җырлыйбыз да, уйныйбыз да, көләбез" исеме астында "Дуслык" хәйрия концерты үтәчәк. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә.

Чара "Туган якны өйрәнүчеләр" һәм бию түгәрәкләренә йөрүче балалар көче белән әзерләнгән. Концерттан җыелган акчалар балаларга төрле конкурс-бәйрәмнәрдә чыгыш ясау өчен сәхнә костюмнары тегүгә тотылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Керү бәясе 50 сумнан башлана. Оештыручылар иганәче-спонсорларны, тамашачыларны көтә.

Башлана 19:00 сәгатьтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot