news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татарлары "Голос" телепроектында катнашучы Луиза Иманголова өчен тавыш бирергә өнди

Луиза Иманголова 16 декабрьдә чыгыш ясаячак.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”) Бу сезонда “Беренче канал”да баручы “Голос” телевизион тапшыруында Самара өлкәсеннән татар кызы Луиза Иманголовага катнаша. Аңа уңышлар теләп, өлкәнең “Камышлы хәбәрләре” газетасы якташларын җырчы өчен тавыш бирергә өнди. Луизаның телеэкраннарда киләсе чыгышы 16 декабрьдә көтелә.

Луизага 31 яшь, тумышы белән ул Казахстаннан. 90 нчы еллар башында аның гаиләсе Самара өлкәсе Похвистнево районына күченеп кайткан. Луиза кечкенәдән музыка белән шөгыльләнә, аның әтисе музыкант. Кыз сәнгать мәктәбен, аннан соң мәдәният училищесын, мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлаган. Иҗат белән шөгыльләнүен беркайчан да туктатмаган, ул рус һәм татар халык җырларын башкара, балаларга дәресләр бирә. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. Музыкант, барабанчы Мариан Калдарару белән “Живые Ворота” дуэтын оештырып, чыгышлар ясый. “Жар Птица” балалар фольклор ансамблен җитәкли.

Луиза “Голос” тапшыруында өченче сезонда катнашып караган, ләкин сайлау турына үтмәгән. Бишенче сезонда аңа бәхет елмая. Ул инде “Поединок”, “Нокаут” кебек катлаулы сынауларны узды, хәзер аның чыгышын тамашачылар бәяләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100