news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татарлары “Этнолик -2018” бәйгесендә җиңү яулаган

Румил “Эх, алмагачлары”, Юлия “Гөлләрем-гөлкәйләрем” җырын башкарган. Алар барлык номинацияләр буенча өченче урынны яулаган.

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Самара татарлары Кошки районының Яңа Җүрәй авылыннан килгән Румил Насыйров һәм Юлия Гафина  “Этнолик -2018” бәйгесендә җиңү яулаган. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә.

Самарның Алабин исемендәге музей бинасында “Этнолик” дип аталган өлкә этнографик-фольклор бәйгесенең йомгаклау концерты узган. 2014 елда Самарның дәүләт мәдәният институты студентлары катнашында гына узган бу чара хәзер киң колач җәйгән. Бүген анда Самардан, өлкәнең барлык районнарыннан килгән төрле милләт балалары (8 – 17 яшь) һәм яшьләре (18 – 25 яшь) катнаша.

Бәйге үсеп килүче яңа буын кешеләрендә этник мәдәнияткә, төрле милләт халыклары үзенчәлегенә кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә.

"Алабин музееның кинозалы бу көнне гөлбакчаны хәтерләтә иде. Чәчәкләрдән үреп ясаган такыялар (украин кызлары), сарык тиресеннән тегелгән папахалар (дагестан егетләре), алтын җепләр белән чигелгән зәңгәр бәрхет камзоллар (казах), озын җете кызыл бишмәтләр (азәрбайҗан) кигән бәйгечеләрнең милли костюмнары матурлыгыннан күзләр камаша",диелә әлеге хәбәрдә.

Катнашучылар сәхнәдә үзләренең осталыкларын күрстеп, тамашачы һәм жюри күңелен яулаган. Кызлар-малайлар үз ана телендә җырлаган, шигырьләр сөйләгән, милли биюләр башкарган. Жюри чыгышларны“Этно-визитка”, “Этно-костюм” һәм “Этно-иҗат” номинацияләрендә бәяләгән.

Чарада Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да катнашкан.

"Казах кызы Аида Кабделова, азәрбаҗанлы Аиша Дадашева, татар малае Хәмит Рамазанов гаиләләре белән таныштырдылар, үз милләтләренең гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Аида – казах, ә Аиша әзербаҗан милли биюләрен күрсәттеләр, ә Хәмит бик матур итеп баянда татар көйләрен уйнады. Нәтиҗәдә, өлкән төркемдә Аиша белән Хәмит икенче, ә Аида үз яшендәге бәйгечеләр арасында өченче урынны яуладылар. Бу конкурска балаларны “Яктылык” татар мәктәбенең музыка укытучысы Вәсимә Фәрдиева әзерләгән", дип хәбәр итә Самра татарлары сайты.

“Этно-иҗат” номинациясендә беренче урынны Кошки районының Яңа Җүрәй авылыннан килгән Румил Насыйров һәм Юлия Гафина алган. Румил “Эх, алмагачлары”, Юлия “Гөлләрем-гөлкәйләрем” җырын башкарган. Алар барлык номинацияләр буенча өченче урынны яулаган.

Алар оештыручыларга үзләре пешереп килгән чәкчәк бүләк иткән. Махсус музыка мәктәбендә укымаган, тәҗрибәле педагог белән шөгыльләнмәгән балаларның беренче урынга чыгулары күпләрне гаҗәпләндергән.

"Румил белән Юлия районда һәм өлкәдә үткән төрле бәйгеләрдә, концертларда да актив катнашалар, дәрәҗәле урыннар яулап торалар икән. Ноябрьдә, мәсәлән, Кызыл Яр районында “Мисс һәм мистер Этно” округ бәйгесендә 1 урынны алганнар. Кошки районында узган “Лестница к звёздам”, Самардагы “Татар балалары җырлый” балалар фестивальләре катнашучылары буларак та Румил белән Юлия күпләргә таныш. Үткән елда “Мирас” балалар фестивалендә дә катнашканнар", диелә әлеге хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100