Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Самара татарлары»: Элеккеге җырлар җырланырга тиеш
«Самара татарлары» сайтында «Элеккеге җырлар җырланырга тиеш!» дигән язма чыкты.
6 гыйнвар кичендә Иске Ярмәк мәдәният йортында «Яшьлегем моңнары» дип аталган ретро-концерт булды.
Бу кичәдә 60-80 еллардагы танылган, халык яраткан иң популяр җырлар яңгырады. «Ретро җыр» — буыннан-буынга күчеп килә торган мирас. Андый җырлардан торган концертлар күңелгә тынычлык бирә. Җырларның сүзләре, көе кешене тәрбияли.
Иске Ярмәк авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре исеменнән, тамашачылар исеменнән барлык катнашучыларыбызга һәм концертыбызны алып баручы Флюра ханым Хәлиуллинага зур рәхмәтләребезне белдерәсебез килә, дип яза Иске Ярмәк авылының Мәдәният йорты җитәкчесе Айгөл Гатауллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз