Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Самара татарлары “Бердәмлек”нең юбилеена җыена
^Самара татарлары “Бердәмлек”нең юбилеена җыена
(Казан, 10 март, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). 12 мартта Самараның Киров исемендәге мәдәният сараенда Самара татарларының “Бердәмлек” газетасына 15 ел тулуга багышланган тантаналы кичә үтәчәк. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре һәм Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Закиров белән Резидә Шәрәфиева, шулай ук Алсу Әбелханова, Гөлшат Имамиева, Айдар Габдинов һәм “Казан нуры” уен кораллары ансамбле катнашып, бу бәйрәмгә тагын да ямь өстәячәкләр.
Газетаның баш мөхәррире Рифкать Әһлиуллин бүгенге көндә барлык көчен куеп һәм хезмәттәшләре белән бергәләп газетаның бизәлеше, шулай ук аның эчтәлеген яхшырту өчен тырыша. Әлбәттә, газета укырлык икән, димәк, аны алдыручылар да булачак. Бүгенге көндә “Бердәмлек“нең 5000гә якын тиражы бар. Редакциядә 12 кеше хезмәт итә. Газетаны иң күп алдыручы районнардан Камышлы, Шынталы, Похвистного һәм Самара шәһәрләрен атап була.
“Бердәмлек” гел алга карап, яңалыкка омтылып яши. Ул Татарстанда уздырыла торган бәйгеләрдә дә актив катнаша. 2002 елда газета Татарстанда “Бәллүр каләм”гә ия булган булса, узган 2004 елда ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Россия төбәкләрендә нәшер ителүче татар газеталары арасында уздырган бәйгесендә “Мөстәкыйльлеккә омтылыш” номинациясендә җиңүче итеп табылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз