news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Фәрхәд Мәхмүтов вафат

Фәрхәд Мәхмүтов яшь чагында ук татарларның милли-мәдәни тормышында актив катнашкан шәхес.

Самара татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Фәрхәд Мәхмүтов вафат
соцсети

(Казан, 27 май, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Бүген Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры һәм өлкәдәге "Туган тел" татар оешмасы җитәкчесе Фәрхәд Мәхмүтов кинәт вафат булган. Бу хакта "Самара татарлары" сайты журналисты Римма Нуретдинова хәбәр итте. 

"Ул иртә белән үзен начар хис иткән, ашыгыч ярдәм чакырганнар, әмма коткарып кала алмаганнар. Әлегә вафат булу сәбәбе билгеле түгел", - диде Римма Нуретдинова.

Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтов 1972 елда Аксубай районы Иске Ибрай авылында туган. Аңа 7 яшь булганда, аларның гаиләсе Самара өлкәсе Красноярск районы Ялтай (Угловой) бистәсенә күченә. 

1997 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы бүлеген тәмамлаган. Фәрхәд Мәхмүтов 2014 елдан "Туган тел" җәмгыятенең, 2017 елдан Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе директоры. 

"Ул мәктәпне тәмамлауга ук милли хәрәкәткә кереп китте. "Туган тел"нең яшьләр бүлеген җитәкләде. Башы-аягы белән эшкә чумган кеше иде, үзе турында да уйламыйча эшләде. Соңгы араларда Сабан туена әзерлек белән мәшгуль иде, бөтен оештыру, килештерү эшләре аның өстендә булды. Бик кызганыч, зур югалту", - диде Римма Нуретдинова.

Фәрхәд Мәхмүтовның өч баласы булган. Римма Нуретдинова әйтүенчә, кечкенәсе әле мәктәпкә дә укырга кермәгән, олы кызы - студентка, уртанчысы мәктәптә укый. Хатыны Альбина да татар милли оешмасында актив эшчәнлек алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100