news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара Тарихи мәчете манарасына ярымай куелды

Хәзерге вакытта мөселман җәмгыяте җитәкчелеге һәм төзүчеләрнең тырышлыгы мәчетнең 130 еллыгына барлык эшләрне тәмамлауга юнәлдерелгән, ул 2021 елда билгеләп үтеләчәк.

Самара Тарихи мәчете манарасына ярымай куелды
http://samtatnews.ru/

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Кичә, 2020 елның 21 мартында, Самара Тарихи мәчете манарасына ярымай куелды. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Самара мөселманнары әлеге вакыйганы күп еллар көтте, диелә хәбәрдә. 130 еллык тарихы булган әлеге мәчетнең төрле сәбәпләр аркасында манарасы һәм ярымае булмаган.

Хәзерге вакытта мөселман җәмгыяте җитәкчелеге һәм төзүчеләрнең тырышлыгы мәчетнең 130 еллыгына барлык эшләрне тәмамлауга юнәлдерелгән, ул 2021 елда билгеләп үтеләчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot