news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәмлек» газетасы: Уңган-булган киленнәребез бар

«Бердәмлек» газетасы: Уңган-булган киленнәребез бар
Фото: "Бердәмлек" газетасы, https://vk.com/club22598970

Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Уңган-булган киленнәребез бар» дигән язмасы чыкты.

Тимерюлчылар мәдәният йортында «Супер килен» өченче гаилә конкурсы финалы узды.

«Ак жол» казах милли-мәдәни автономиясе оештырган чара быел да Самара өлкәсе хөкүмәте, шәһәр округы администрациясе һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән узды. Ул педагог һәм остаз елына багышланган иде.

Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышу һәм традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максаты белән уздырылган конкурста рус, татар, азәрбайҗан, украин, казах хатын-кызлары катнашты. Алар «Мисс Артистизм», «Мисс Талант», «Мисс Обаяние», «Мисс Совершенство», «Мисс Изящество», «Мисс Креативность», «Мисс Позитив», «Мисс Привлекательность», «Мисс Вдохновение», «Мисс Грация» номинацияләрендә көч сынаштылар. Асыл затлар милли костюмнарын тәкъдим иттеләр, милли ашлар әзерләүдә осталыкларын һәм алдан әзерләп килгән иҗади номерларын күрсәттеләр.

Өлкәнең милли-мәдәни тормышында актив катнашучы татар киленнәре дә әлеге бәйгедән читтә калганнары юк. Быел милләтебезне Оренбург өлкәсенең Мулланур авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самарада яшәүче өч бала әнисе Юлия Зареева тәкъдим итте. Һөнәре буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы озак еллар балалар бакчасында эшләгән. Хәзерге вакытта Юлия - хуҗабикә, үзен 14 яшьлек Азалияне, 11 яшьлек Артурны һәм 2 яшьлек Әмирне тәрбияләүгә багышлый. Азалия белән Артур «Яктылык» мәктәбендә укыйлар, туган телебезне бик яхшы беләләр, рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр. Зареевлар гаиләсендә халкыбызның гореф-гадәтләре һәм милли йолалары кадерләп саклана.

«Бәйге буласын ишеткәч, шатланып катнашырга булдым», - дип сөйли Юлия. Конкурска әзерләнергә аңа кызы Азалия һәм «Ялкынлы яшьлек» җыр-бию һәм шигърият ансамбле ярдәм иткән. Юлия кыстыбый пешерү буенча мастер-класс уздырды, иҗади конкурста Һади Такташның «Нәни разбойник» шигырен укыды. Аның милли костюмын да жюри югары бәяләде. Нәтиҗәдә, татар килене «Мисс Креативность» номинациясендә җиңүче булды, диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

- Бөтен туганнарым, күпсанлы дусларым, балаларым һәм хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган тормыш иптәшем Рәхим, минем өчен җан атып, ярдәм кирәкмиме дип, сорашып тордылар. Оештыру комитеты да киленнәргә һәрьяклап ярдәм итте. Бик зур рәхмәт аларга. Конкурстан бик канәгатьмен. Ул миңа шундый якты кичерешләр бүләк итте! Мондый бәйгеләр - кызыклы һәм файдалы чара, чөнки башка милләт кешеләренең көндәлек тормышы белән танышырга, яңа дуслар табарга ярдәм итә. Россиянең уңган-булган, талантлы хатын-кызларына бернинди авырлыклар да үсәргә, алга барырга комачауламый, ярдәмләшеп, тәҗрибә уртаклашып яшибез һәм балаларыбызны да шулай тәрбияләргә тырышабыз, - дип сөйләде супер киленебез Юлия Зареева.

Чарага казахларның «Мереке» бию төркеме, азәрбайҗаннарның «Алпан» ансамбле, әрмәннәрнең «Наири» хореографик коллективы һәм аерым үзешчән артистларның чыгышлары милли бизәкләр өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100