news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара суды «ВИМ-Авиа»ны банкрот дип тану турындагы шикаятьне канәгатьләндермәде

Татарстан арбитраж судының 2017 елның 28 ноябрендәге билгеләмәсен кире кагуны сорап, бер банк судка мөрәҗәгать итте.

Самара суды «ВИМ-Авиа»ны банкрот дип тану турындагы шикаятьне канәгатьләндермәде
Михаил Захаров

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Самараның унберенче арбитраж апелляция суды «Российский кредит» (Мәскәү) банкының «ВИМ-Авиа» авиакомпаниясен банкрот дип тану турындагы эш буенча шикаятен канәгатьләндермәде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Российский кредит» банкы Татарстан арбитраж судының 2017 елның 28 ноябрендәге билгеләмәсен кире кагуны сорады. Ул чагында суд «Спектр-Авиа» (Ульяновск) компаниясенең «ВИМ-Авиа»ның ббанкротлыкка чыгуы турындагы шикаятен кабул иткән иде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot