news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара спортчысы Эдуард Латыйпов биатлон буенча дөнья кубогында җиңде

26 яшьлек спортчы Самара өлкәсенең Камышлы авылында яши.

Самара спортчысы Эдуард Латыйпов биатлон буенча дөнья кубогында җиңде
http://tatar-congress.org

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Биатлончы, Россия җыелма командасы составы әгъзасы, 2019 елгы кышкы Универсиада чемпионы, юниорлар арасында дөнья һәм Европа чемпионы Эдуард Латыйпов дөнья кубогы этабында Россия җыелма командасына җиңү китерде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Самара өлкәсенең Камышлы авылында яшәүче спортчы катнаш эстафетада алтын медаль алды. Ярышлар Оберхоф шәһәрендә узды.

26 яшьлек спортчы ярышның йомгаклау этабына куелган иде. Соңгы атудан дистанциягә өченче булып китеп, ул финиш сызыгында Франция һәм Норвегиядән көндәшләрен узып китте.

«Хисләр бик көчле. Әле аңлый алмыйм. Команда, ил өчен бик шат, без бүген алтынга ирештек. Команда бик шәп иде, афәрин. Безгә бу уңышка ирешүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт», — ди Эдуард Латыйпов.

news_right_1
news_right_2
news_bot