news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара шагыйрәсе Гөлсем Хөббәтованың яңа китабы чыкты

Китапны авыл китапхәнәсеннән алып укырга була.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). «Язлар моңы» шигырьләр җыентыгы авторы, Иске Ярмәк авылында яшәп иҗат итүче хезмәт ветераны — шагыйрә Гөлсем Хөббәтованың «Якты хыял бүләге» китабы дөнья күрде.

«Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, китап Әлмәт шәһәрендә бастырылган, зәвыклы итеп бизәлгән, гаилә фотосүрәтләре белән баетылган.

Аның иҗаты туган туфракка карата олы мәхәббәт, тереклек дөньясын хөрмәтләү, хезмәт кешесен данлауга багышланган. Китапны авыл китапхәнәсеннән алып укырга, социаль реабилитация бүлегендә танышырга була.

«Гөлсем апай, иҗат чишмәгез бер дә саекмасын, каләмегез кулыгыздан төшмәсен! Сезгә исәнлек, иминлек, иҗади уңышлар телибез. Киләчәктә дә безне яңа шигырьләрегез, мәкаләләрегез белән сөендерегез», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100