Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара шәһәрендә мөселман яшьләре форума уздырыла
Ул “Ислам, уңыш һәм син” темасын ачуга корылган
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). 22 ноябрь көнне Самара шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Мөселман яшьләре форумы була.
Ул “Ислам, уңыш һәм син” темасын ачуга багышлана. Анда актив яшьләр Россиянең яшь мөселманнары каршында килеп туган мәсьәләләр хакында үзара фикер алышырга ниятли. Форумның максаты — мөселман яшьләрен иҗатка тарту, экстремистик идеяләргә каршы профилактика уздыру, ислам буенча белем бирү һәм белемлелекне популярлаштыру һ.б.
Форум эшчәнлегендә өлкәнең мөселман яшьләре, дин әһелләре, дөньяви һәм дини белем бирү учреждениеләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, фән эшлеклеләре катнашыр дип көтелә.
Чараны Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Губернатор админитсрациясе оештыра, дип яза “Самара татарлары” сайты.
Форумда 16-40 яшьлек кешеләргә катнашырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз