news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара шәһәре “Татарча диктант” акциясенә кушыла

Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә ала.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). 27 октябрьдә 20 илдә һәм 60 төбәктә узачак “Татарча диктант” акциясенә Самара да кушыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Диктантны сәгать 10.00 «Яктылык» татар мәктәбендә, 15.00дә Халыклар дуслыгы йортында язачаклар.

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә ала.

Әлеге акцияне Самарада «Яктылык» татар мәктәбе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оештыра. 

news_right_1
news_right_2
news_bot