news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара шәһәренең Киров базарында яңа намаз бүлмәсе ачылды

Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм Диния нәзарәте секретаре Наил хәзрәт Сөләйманов Самара шәһәренең Киров базарында намаз уку бүлмәсендә булды.

Моңа кадәр намаз бүлмәсе урнашкан бина реконструкцияләнү сәбәпле, җимерелгән һәм базар администрациясе дин тотучыларга яңа җир кишәрлеге бүлеп биргән. Шактый кыска вакытта биредә яңа намаз бүлмәсе һәм тәһарәт алу бүлмәсе төзелгән. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Талип хәзрәт мәхәллә халкы белән өйлә намазын укыды, аннары алар белән аралашты һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

Мөфти мәхәллә кешеләренең игътибарын Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә, эшләрдә һәм сүзләрдә дөрес булырга, законнарны бозмаска кирәклегенә юнәлтте. Талип Яруллин барлык җыелучыларны да үзләренең һәм якыннарының сәламәтлегенә җаваплы карарга, Самарада кызамык белән бәйле катлаулы хәлләрне исәпкә алып, вакцинация узарга чакырды.

Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе исеменнән мөфти намаз уку бүлмәсен төзегәндә аеруча тырышлык күрсәткән гражданнарга Рәхмәт хатлары тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100