Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самара шагыйрәсе Гөлсем Хөббәтованың «Гомерләр балкышы» китабы чыкты
«Язлар моңы», «Якты хыял бүләге» шигырьләр җыентыгы авторы, Самараның Иске Ярмәк авылында яшәп иҗат итүче хезмәт ветераны — шагыйрә Гөлсем Хөббәтованың «Гомерләр балкышы» китабы дөнья күрде. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
«Бүгенгесе көндә лаеклы ялдагы, сынауларга бирешми торган тынгысыз апабыз шигырьләр язып, безне шатландырып тора, иҗаты аша яшәү мәгьнәсенә төшендерә, авырлыкларны җиңү юлы белән уртаклаша. Аның иҗаты туган туфракка карата олы мәхәббәт, тереклек дөньясын хөрмәтләү, хезмәт кешесен данлауга багышланган», диелә хәбәрдә.
Китап сыйфатлы итеп Әлмәт шәһәрендә бастырылган, зәвыклы итеп бизәлгән. Ул сатылмый, аны авыл китапхәнәсеннән алып укып була. Шулай ук социаль реабилитация бүлегендә танышып була.
«Гөлсем апабыз бу кадерле иҗат җимешен авыл музеена да бүләк итте. Гөлсем апай, иҗат чишмәгез бер дә саекмасын, каләмегез кулыгыздан төшмәсен! Сезгә исәнлек, иминлек, иҗади уңышлар телибез. Киләчәктә дә безне яңа шигырьләрегез, мәкаләләрегез белән сөендерегез. Рәхмәт сезгә, Гөлсем апабыз!» дип яза Гөлисә Бәдретдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз