news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсеннән Солтан Канюкаев Европа чемпионатында призлы урын яулаган

Самара өлкәсеннән Солтан Канюкаев Европа чемпионатында призлы урын яулаган
Фото: https://tatar-congress.org

Самара өлкәсеннән Солтан Канюкаев шашка-64 («рус шашкасы» спорт дисциплинасының бер төре) буенча Европа чемпионатында икенче урынны яулаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр итәләр.

Халыкара шашка федерациясе (IDF) 2024 елга Ярышлар календаре буенча Төркиядә 19-28 апрельдә егетләр һәм кызлар арасында шашка-64 («рус шашкасы» спорт дисциплинасының бер төре) буенча Европа чемпионаты (беренчелеге) уздырган.

Ярышлар 27, 20, 17, 14, 11 һәм 9 яшькә кадәр яшь төркемнәрендә яшен тизлегендәге, тиз һәм классик уен дисциплиналарында узган. Үткәрү урыны: Ma Biche Kemer by Werde Hotels 5* кунакханәсе, Кемер (Төркия).

Самара өлкәсеннән Солтан Канюкаев тиз һәм яшен тизлегендәге дисциплиналарда ике көмеш һәм классик уенда бер бронза медале яулаган. Шул ук яшь төркемендә – 9 яшькә кадәрге малайлар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100