news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Яңа Усман авылында Гаилә бәйрәме булды

Самара өлкәсенең Яңа Усман авылында «Әүлия» чишмәсе янында Гаилә бәйрәме узды. Бу турыда Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Чарага чишмәне һәм аның территориясен төзекләндерүне оештырган юбиляр гаиләләр чакырылды.

«Күңел ачу программасы – музыкаль һәм иҗади бәйгеләр, уеннар тәкъдим ителде. Бәйрәм «Капкалы уен» милли уены белән башланды, җыр һәм бию белән дәвам итте. Чара азагында һәр гаилә пары чишмә янына чәчәкләр утыртты. Аннары зур өстәл артында яшьлекләрен искә алдылар, самавырдан үлән чәе эчтеләр. Бәйрәм күңелле узды. Катнашучылар һәм кунаклар арып, әмма канәгать булып өйләренә таралышты», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100