news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылында тагын бер чишмә төзекләндерелгән

Самара өлкәсенең Похвистнево районы Яңа Мансур авылында тагын бер чишмә төзекләндерелгән. Ул «2017-2025 елларга Самара өлкәсендә муниципаль берәмлекләр халкы инициативаларына ярдәм итү» дәүләт программасы һәм авыл халкының актив катнашуы ярдәмендә тормышка ашырылган. Бу хакта «Самара татарлары» хәбәр итә.

«Ком чишмәсе» авылның Колхоз урамы, 2/1 адресында урнашкан.

Бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт белдерәбез, барысына да сәламәтлек, тынычлык һәм игелек телибез, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100