news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Яңа Кызылсу авылына керү юлында милли бизәлешле стела куйганнар

Самара өлкәсенең Яңа Кызылсу авылына керү юлында милли бизәлешле стела куйганнар
https://vk.com/club22598970, "Бердәмлек" газетасы

Самараның «Бердәмлек» газетасында Шамил Галимовның «Кызылсуның басу капкасы» дигән язмасы чыкты.

Ата-бабаларыбыз заманында авылга кергән-чыккан кеше басу капкасы аша үтеп йөри иде. Тар гына бүрәнә-такталардан кадаклап куелган изге капка символ гына булса да, борынгылар аны җил-давылдан, явыз җанварлардан саклый, дип ышанганнар.

Быел Красный Яр районының Яңа Кызылсу авылына килеп керә торган урында стела урнаштырылды. Заманча зәвыклы һәм бик матур итеп эшләнгән булса да, шул ук басу капкасы инде ул.

Авылыбыз зур юлдан күренерлек булсын өчен эшләдек без моны. Ә идея инициаторлар башына былтыр көз — Дагыстан Республикасына сәяхәт кылганда туды. Андагы һәр торак пункт янында аның исеме, барлыкка килгән елы һәм башка мәгълүматлар күрсәтелгән тимер корылмаларны күреп кайткач, туган авылыбызны да шулай билгеләргә кирәк, дигән карарга килдек.

Стеланың эскизын авылыбызда яшәүче танылган рәссам Котдус Гайнуллин, макетын дизайнер Гөлнара Гәрәева эшләделәр, ә Самараның «Диамант» фирмасы аны тормышка ашырды. Шулай итеп, июнь ахырында аны ачу тантанасы булды. Стеланың ал ягында авылның ике исеме һәм өч телдә мөселманнар күрешкәндә укыла торган дога язылган. Эшнең бу өлешендә Самараның Тарихи мәчете имамы Наил хәзрәт Биктаев киңәшче булды. Барлык чыгымнарны да спонсор үз өстенә алды. Корылманың икенче ягы да буш түгел. Анда, хәерле юл теләп, өлкә картасы урнаштырылган.

28 июньдә, Корбан гаетеннән соң, стела янында җыелып алдык. Якташларыбызның хәтерендә авылның истәлекле урыннарын яңарттык, тарихы буенча архивларда табылган яңа фактларны хәбәр иттек һәм тагын да эзләнүләр алып бару планнары белән уртаклаштык. Җирле мәчет имамы Шәүкәт хәзрәт Шиһабетдинов шушы вакыйгага туры килгән догалар укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100