news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте Яңа ел чыршысына чакыра

Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте теләге булган һәркемне Яңа ел чыршысына чакыра. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Бәйрәм 21 декабрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында (Самара шәһәре, Воронежская урамы, 9 йорт) 10:00 сәгатьтә башлана.

«Кадерле балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар! Сезне Яңа ел тамашасы, күңелле җыр-биюләр, тылсымлы шигырьләр, әлбәттә, инде Кыш бабай белән Кар кызы көтә! Яңа ел турында шигырь сөйләүчеләргә, җырлаучыларга бүләкләр була», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot