news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара Тарихи мәчетендә изге Коръәнне хәтем кылалар

Самара Тарихи мәчетендә Рамазан ае дәвамында һәр көнне икенде намазыннан соң изге Коръән китабын тулысынча укып чыгарга җыеналар. Көн саен бер җүз (Коръәннең 1/30 өлеше) укылачак.

Коръәнне Коръән-хафиз, Самара Тарихи мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Биктаев укый. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

«Коръәнне хәтем кылуда катнашырга теләүчеләрне чакырабыз. Анда сез Коръән укуын күзәтә һәм тыңлый аласыз. Шул рәвешле изге эштә катнашырга мөмкин», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100