Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсенең Совет Нурлаты авылында Авыл көне үтте
Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның ««Генераль репетиция» уңышлы узды» дигән язмасы басылып чыкты. Анда Совет Нурлатында узган Авыл көне турында сүз бара.
«Самара өлкәсенең Татарстан белән чикләшкән Челно-Вершины районындагы Совет Нурлаты авылы моннан 99 ел элек кенә барлыкка килгән. Аңа башлыча Татарстанның Яңа Иглай, Югары Нурлат, Түбән Нурлат, Яңа Нурлат авылларыннан күчеп килүчеләр нигез салган.
Заманында гөрләп торган Совет Нурлаты бүген, кызганычка, боегып кына, әкрен генә яшәп ята. Ике смена эшләгән мәктәп ябылды, авылның 6 баласын күрше Шламкага укырга йөртәләр, Мәдәният йорты да Яңа ел, Җиңү көне кебек зур бәйрәм көннәрендә генә ачылып ала. Авылда 250 кеше яши, аларның да күпчелеге олы яшьтәгеләр. Хуҗасыз калган ябык йортларның саны артканнан-арта бара.
Тумышы белән Совет Нурлатыннан булган Шәүкәт Илмухин үз авылының шушы хәлгә калуына күптәннән янып-көеп яши. Елына бер тапкыр булса да, җәй көне, читтә яшәүче һәм туган туфракларын саклаучы авылдашларын берләштереп, Авыл көне уздырасы иде, дигән уй аңа 2019 елдан бирле тынгы бирми инде. Әмма берүзеңә генә андый зур эшне башкарып чыгуы авыр, әлбәттә. Шулай итеп, кешеләр белән сөйләшә-киңәшләшә торгач, Самараның «Нур» мәдрәсәсе ректоры Али хәзрәт Сөләйманов Шәүкәт әфәндегә оештыру эшләрен башлап җибәрү, финанс мәсьәләләрен хәл итү буенча төпле киңәшләр бирә, һәм «боз урыныннан кузгала».
Шәһәребезнең Җәмигъ мәчете беренчеләрдән булып чараны үткәрүгә үз өлешен кертә – корбанга чалынган ике сарык бүләк итә. Ул итләрнең бер өлеше бәйрәмдә пылау пешереп, халыкны сыйлауга тотылса, калган күп өлеше авыл халкына таратылды.
«Мин эшне үз акчама башлап җибәрдем, әгәр инде бу гына җитмәсә, бераз бурычка алырмын, дип, ниятемне чынга ашырырга максат куйган идем. Ләкин чара якынлашкан саен авыл халкы активлашты һәм күпме булдыра алды, шулкадәр үз өлешен кертте. Аллаһыга шөкер, акча җитәрлек җыелды, хәтта бераз артып та калды әле — аларны махсус хәрби операция зонасына гомунитар йөк илтүчеләргә тапшырырга булдык. Авыл көнендә яу кырындагы ир-егетләребезгә ярдәм җыюны да оештырган идек», — дип сөйли Шәүкәт Илмухин.
Күптән планда булган әлеге чара оештыручыларның өметләрен аклады, хәтта көтелгәннән дә артыграк нәтиҗәгә ирешелде. Бәйрәмгә, җирле халыктан тыш, тирә-якларга, төрле шәһәрләргә сибелгән авылдашлар, күрше Татарстаннан бик күп кеше җыелды. Күптән күрешмәгән дуслар-туганнар, кода-кодагыйлар, сыйныфташлар, укучылар һәм остазлар очрашты. Моннан тыш, өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самараның «Яктылык» татар мәктәбе директоры Радик әфәнде Газизов, шәһәребезнең татар милли-мәдәни мөхтәрияте вәкилләре, якын-тирә авылларның имамнары да килделәр.
Мөхтәрәм кунаклар иң элек Совет Нурлатының ике мәчетен карап, анда дога кылып чыктылар, аннан соң Мәдәният йорты алдында җыелган халык белән очраштылар. Самарадан килүчеләрне авылның уңган хуҗабикәсе Минния Хәбибуллина пешергән хуш исле күмәч белән каршы алдылар.
Бәйрәмнең рәсми өлеше Мәдәният йортында узды, чөнки бу көнне искиткеч эссе иде. Мөфти авыл халкы белән аралашып алган арада төшке аш вакыты да җитте. Кунаклар һәм җирле аксакаллар, мул табын янына җыелып, тамак ялгап алдылар, аннан соң барысы да бергәләшеп Мәдәният йорты алдында өйлә намазын укыр өчен тезелделәр. Искиткеч күренеш!
Гыйбадәт кылганнан соң, Самарадан килүчеләр кайтыр юлга кузгалдылар, ә авыл халкы әле бәйрәм итеп калды. Корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйлангач, җыр-биюләр башланды. Чараның күңел ачу программасын Түбән Нурлат авылыннан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рузалия Гомәрова һәм җырчы Радик Җиһаншин бик матур итеп алып бардылар.
Балалар өчен батутлар, кабартылган таулар куелган иде, ә татлы мамык һәм төрле тәм-томнар сатучылар малайлар-кызларның кәефен тагын да күтәрә төште.
Көннең үтә дә кызу булуына карамастан, Мәдәният йорты тирәсе кичке сәгать бишкә кадәр шау-гөр килеп торды. Ә инде өйләргә таралышып, бераз ял итеп алганнан соң, 21:00 сәгатьтә клуб, «яшьлеген исенә төшереп», үз ишекләрен дискәтүккә җыелучылар өчен ачты. Авыл көне дәвам итте…
Чараның инициаторлары – абыйлы-энеле Шәүкәт һәм Җәүдәт Илмухиннар бәйрәмне оештыруга зур өлеш керткән авыл имамнары — Миневазыйх Ситдыйковка, Минәкъзәм Гыймрановка, мәктәп директоры Марат Мәүлетовка, Илһам Мәүлетовка зур рәхмәт белдерәләр. Моннан тыш, тәмле бәлешләр пешерүче Миннур Булатовага, Минния Хәбибуллинага, табын өчен җаваплы булган Зөлфия Гыймрановага, Рузалия Мәүлетовага, Гөлсинә Бикбаевага, алып баручыларга, гомумән, чараны уздыруда катнашы булган һәркемгә чиксез рәхмәтлеләр алар.
«Авылны онытмаганыгыз, бәйрәмгә кайтканыгыз, яхшы кәефегез өчен барыгызга да зур рәхмәт! – ди чын күңелдән Шәүкәт әфәнде. – Киләсе елда, авылыбызның 100 еллык юбилеенда очрашырга насыйп булсын, дуслар-туганнар!»
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз