news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсенең Шонталы Җәмигъ мәчетендә Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр

Изге Рабигыль-әүвәл аенда Самара өлкәсенең Шонталы Җәмигъ мәчетендә Мәүлид бәйрәмен - Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көнен билгеләп үттеләр. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Әлеге бәйрәм исламда иң мөһим даталарның берсе санала. Бу көнне мөселманнар догалар һәм хәдисләр укый, фәкыйрьләргә сәдака өләшә.

Шонталы Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Х.Сәхапов мөселманнарны бәйрәм белән котлады һәм мондый очрашулар кешеләрне рухи чистарынуга, шәфкатьлелеккә һәм гаделлеккә якынайта дип билгеләп үтте.

Мәүлид бәйрәмендә катнашу – Аллаһы Тәгаләгә ышанычны ныгыту, Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) хөрмәт һәм ихтирам белдерү, дуслык һәм туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытуның иң зур ысулы.

Фото: © «Самар татарлары» сайты

Бу көнне Җәмигъ мәчетенең намаз уку залында Изге Коръәннән аятьләр яңгырады. Ир-атлар дини нотык сөйләде, хатын-кызлар ислам җырларын башкарды. Аллаһ йортындагы һәр бәйрәм исламның барлык кануннарын һәм гореф-гадәтләрен саклап уза.

Чара бергәләп чәй эчү һәм илгә иминлек теләп дога кылу белән тәмамланды.

Фото: © «Самар татарлары» сайты

news_right_1
news_right_2
news_bot