news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә «Халкым минем» татар мәдәнияте фестивале узган

17 майда Похвистнево районы Гали авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Халкым минем» муниципальара татар мәдәнияте фестивале узган. Фестиваль милли иҗатны үстерүгә, талантлы башкаручыларны ачыклауга, милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне, үзенчәлекле халык җыр коллективларын саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

«Халкым минем» фестивале барлык катнашучылар һәм тамашачылар өчен чын бәйрәм булды. Сәхнәдә Самара өлкәсенең үзешчән иҗат коллективлары чыгыш ясады, татар мәдәниятенең бөтен күптөрлелеген һәм байлыгын күрсәтте. Тамашачылар күңелгә ятышлы җырлар, дәртле биюләр һәм татар телендәге театр тамашалары белән ләззәтләнде, диелә хәбәрдә.

Мәдәният йорты фойесында күргәзмә-ярминкә эшләгән, анда кулдан эшләнгән әйберләр сатып алырга һәм татар милли ризыкларын татып карарга мөмкин булган. Ярминкәдән кергән барлык акчалар махсус операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.

Милли бәйрәмне оештыручылар барлык катнашучыларга татар халык иҗатын торгызу, саклау һәм үстерү, милли мәдәниятне популярлаштыру эшенә керткән өлешләре һәм өлкә фестивалендә актив катнашулары өчен рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100