news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсенең «Нур» мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге лагерь оештырыла

Самара шәһәренең «Нур» мәдрәсәсе –  урта һөнәри дини белем бирү учреждениесе мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге курслар (лагерь) оештыра. Анда ислам нигезләре өйрәтеләчәк һәм Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Малайлар өчен смена 1 июньнән 10 июньгә кадәр 9:30 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр оештырыла, кызлар сменасы 13-23 июнь көннәрендә 9:30 сәгатьтән 14:00 сәгатькә узачак.

Җәйге курслар 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар өчен оештырыла.

Баланы алдан яздыру сорала, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot