Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсенең Мулла авылында «Аулак өй» театральләштерелгән тамашасы булды
Самара өлкәсенең Мулла авылындагы «Гүзәл» клуб берләшмәсендә катнашучылар «Аулак өй» театральләштерелгән тамашасын әзерләде. Сәхнәдә борынгы җырлар, такмаклар башкардылар, төрле уеннар уйнадылар, кул эшләре белән шөгыльләнделәр. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Элек татар авылларында аулак өйләр бик популяр булган. Кызлар әти-әниләре кунакка киткән берәр яшьтәшенең өенә җыелган, кул эшләре белән шөгыльләнгән, шаярган-көлгән, төрле уеннар уйнаган һәм бер генә аулак өй дә җырсыз узмаган.
Соңрак кызларга үсмерләр кушылды, шуннан соң күңелле уеннар башланып китте, гармунга кушылып җырладылар, биеделәр, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз