news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Камышлы авылында «Туган як турында сөйләшик» дигән очрашу була

13 гыйнварда Самара өлкәсенең Камышлы авылындагы Ә.Давыдов исемендәге район мәдәният йортында Самара губернасы көне уңаеннан җәмәгать эшлеклесе, «Туган як» җирле иҗтимагый оешмасы директоры, фотограф һәм «Биредә таңнар тыныч» фотокүргәзмәсен оештыручы Рөстәм Хисмәтов белән «Туган як турында сөйләшик» дигән очрашу була. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар туган як тарихы һәм мөһим вакыйгалары, аның территорияләре, ресурслары, һөнәрчелеге, биредә яшәүче халыкларның традицияләре һәм мәдәнияте, якташларының батырлыклары, Самара өлкәсенең дәүләт символикасы белән танышачак.

Чарада катнашучылар игътибарына шулай ук Рөстәм Хисмәтовның «Биредә таңнар тыныч» фотокүргәзмәсе дә тәкъдим ителә. Әлеге фотокүргәзмәдә туган як табигате һәм анда яшәүчеләр сурәтләнгән.

Очрашуга урта һәм өлкән сыйныф укучыларын, шулай ук аларның әти-әниләрен көтәләр. Башлана – 15.00 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100