Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсенең Камышлы авылында Сабан туе 14 июньдә була
14 июньдә Самара өлкәсенең Камышлы авылында татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе гөрләячәк. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Бәйрәм 9.30 сәгатьтә ипподромда ат чабышлары белән башлана.
10.45 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр авыл җирлекләренең «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» дигән презентация мәйданчыклары, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, музей экспонатлары күргәзмәләре белән танышырга, мастер-классларда катнашырга мөмкин.
Бәйрәмнең тантаналы ачылышы 12.00 сәгатьтә Камышлы авылына керә торган урында «Мәйдан» мәдәни-күңел ачу мәйданында төп сәхнә янындагы зур түгәрәктә була.
Сабан туе программасында түбәндәгеләр каралган:
- Авыл хуҗалыгы алдынгыларын сәламләү һәм бүләкләү.
- Ат чабышлары.
- Милли көрәш, гер күтәрү, кул көрәше, вертикаль баганага менү (һ.б.) буенча ярышлар.
- Традицион милли уеннар.
- Мастер-класслар.
- Декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәләре эше.
- Балалар мәйданчыгы һәм аттракционнар эше.
- Сәүдә нокталары һәм җәмәгать туклануы эше.
- Район үзешчәннәре чыгышы.
Бәйрәмдә катнашучыларга Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлнара Габидуллина һәм кызы Әминә Габидуллина, татар балалар филармониясе солисты һәм Халыкара конкурслар лауреаты, җырчы Рифат Хөснияров, шулай ук районның үзешчән артистлары үзләренең дәртле җырларын бүләк итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз