news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Камышлы авылында Сабан туе 11 июньдә була

Самара өлкәсенең Камышлы районы Камышлы авылында татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе 11 июньдә узачак. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

«Эшкуарларны Сабан туе үткәрелгән көнне бәйрәм сәүдәсен оештыруда катнашырга чакырабыз», диелә хәбәрдә.

Бәйрәмдә катнашу турында сораулар белән түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(84664)33057.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100