news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Камышлы авылы мәдрәсәсе 25 еллык юбилеен билгеләп үтте

26 декабрьдә Самара өлкәсенең Камышлы авылындагы иске мәчет каршында эшләүче мәдрәсә 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

«Юбилей датасын бәйрәм итү якташларның эчкерсез һәм җылы очрашу урыны булды. Бәйрәмне оештыручыларга җәмгыятьтә рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклаган өчен зур рәхмәтемне белдерәм», - дип яза Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаветдинов «ВКонтакте» социаль челтәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100