Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында Сабан туе форматында «Авыл бәйрәме» узды
Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында халкыбызның яраткан традицияләрен үзенә туплаган Сабан туе форматында «Авыл бәйрәме» гөрләде. Чара районның мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга булды, дип хәбәр итә «Самара татарлары» газетасы.
Быел бәйрәм программасы бай һәм эчтәлекле итеп әзерләнгән. Мәйдан түрендә милли көрәш ярышлары барган. Көчле һәм җитез егетләр бил сынашкан арада батырларның үҗәт көрәшен карарга җыелган тамашачылар кайнар алкышлар белән көч биреп торган. Аннары бәйрәм мәйданында күңелле уеннар һәм бәйгеләр башланган. Милли уеннарда зурлар да, балалар да теләп катнашкан. Һәркем үзенең җитезлеген һәм тапкырлыгын сынап караган.
Бәйрәм Изге корбан мәҗлесе белән тәмамланган. Авыл халкы һәм килгән кунаклар, бер өстәл артына җыелып, илебезгә тынычлык һәм иминлек теләп дога кылган һәм табындагы нигъмәтләр белән сыйланган.
Чара авыл халкының тату мөнәсәбәтләрен ныгыту, ата-бабаларыбызның традицияләрен киләчәк буыннарга җиткерү, бердәмлекнең зур кыйммәт булуын ассызыклау максаты белән оештырылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз