Самара өлкәсенең Камышлы районының Иске Ярмәк авылында социаль хезмәтләр алучылар өчен яз килүгә, язгы көн белән төн тигезлегенә багышланган бәйрәм булды. «Самар татарлары» сайты шул турыда яза.
Саф һавада спорт ярышлары оештырылды, сулыш системасын ныгыта торган күнегүләр ясалды. Социаль хезмәтләр алучыларның рецептлары буенча чын «карга боткасы» пешерделәр. Катнашучылар уңай хисләр алды, халык традицияләрен искә төшерде һәм вакытны күңелле үткәрде, диелә хәбәрдә.