news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Иске Усман авылында ифтар мәҗлесе үткәрделәр

Самара өлкәсенең Иске Усман авылында ифтар ашы үткәрелде. Авыз ачтыру мәҗлесенә халык шактый күп килгән иде.

Мөселманнарда ифтарга чиратлап бәйрәм табыны әзерләү һәм ураза тотучыларны сыйлау гадәте күптәннән яшәп килә. Бу үзе бер ямьле, җылы очрашу. Бу юлы ифтар мәҗлесен үткәрү чыгымнарын авылда яшәүче Әхтәм абый һәм Сания апа Гиниятуллиннар, Мингазов Жәгфәр абый кызы Жәмилә гаиләсе үз өсләренә алды. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр иттеләр.

Ифтар алдыннан мәчеткә җыелган ир-атлар бергәләшеп намаз укыды. Аннан авыл имамы Әнвәр хәзрәт сүз алып, аңлаешлы, үтемле итеп Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде. Кояш баегач, хөрмә һәм су белән авыз ачканнан соң, мәктәп бинасында ураза тотучылар өчен әзерләнгән табын тирәли утырыштылар. 

«Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Барыгызны да изге Рамазан ае белән тәбрик итәм. Ураза аеның санаулы гына көннәре калып бара. Тоткан уразаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын. Изге айда гына түгел, еллар буе бер-беребезне хөрмәт итеп яшик, гайбәтләр сөйләмик, мәчетләргә йөрик, вакытында намазга басыйк, ураза тотыйк», – диде Әнвәр хәзрәт.

Ифтардан соң мәҗлестә булучылар мәчеткә китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100