news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсендәге Иске Усман авылында «Аулак өй» узган

Самара өлкәсендәге Иске Усман авылы мәдәният йортында авылның актив хатын-кызлары «Аулак өй»гә җыелган. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

http://samtatnews.ru/

Алар борынгыдан кучкән халык уеннары «Йөзек салыш», «Күпер аша чыгыш» уйнаганнар. Шулай ук җырлар һәм биюләр дә күрсәтелгән. Аулак өйдә кул эшләре дә башкарылган. 

«Әзерләгән кул эшләребез, җылы оекбашлар да кулланылмыйча ятмас, илебез каһарманнарына бүләк булыр», – ди «Аулак өй»дә катнашкан хатын-кызлар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot