Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсенең Гали авылында укучылар мәчет имамнары белән очрашты
Россия мәктәп укучыларының «Сыйныф очрашулары» хәрәкәтенең Бөтенроссия проекты кысаларында Самара өлкәсенең Гали авылында мәчет имамнары белән очрашу узды. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Айрат хәзрәт Кәлимуллин һәм Расыйх хәзрәт Юнысов балалар белән «Дин һәм бәхет» темасына сөйләште. Укучыларга бәхетнең күңел һәм җан тынычлыгыннан башка мөмкин булмавын аңлаттылар.
«Кеше үзен сәламәтлеге, гаиләсе, эше, җәмгыять белән канәгать дип саный икән, аның күңеле тыныч була. Балалар зур кызыксыну белән имамнарны тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде», диелә хәбәрдә..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз