Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсенең Гали авылында «Мин татар кызы, татар малае-2025» бәйгесе булды
Самара өлкәсе Гали авылының «Улыбка» балалар бакчасында «Мин татар кызы, татар малае-2025» дип аталган милли бәйге булды. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.
Әлеге конкурсның максаты – балаларда кече яшьтән үк туган телгә һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләү. Бәйгегә «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары чакырылган иде.
Барлык катнашучылар да милли киемнәрдән чыгыш ясады һәм татар телен яхшы белүләрен күрсәтте. Биредә тәрбиячеләр һәм конкурсантларның әти-әниләренең хезмәте зур. Конкурс бер сулышта узды. Балалар гаиләләре, туган телгә мөнәсәбәтләре, мавыгулары турында сөйләде. Әти-әниләре белән бергә видеороликлар әзерләде.
Кызлар һәм малайлар сәхнәдә үз-үзен тота белүләрен, татар сөйләменең никадәр тәэсирле булуын күрсәтте. Бу нәниләрнең янып торган күзләренә карасаң, татар теленең яшәячәгенә өмет уяна,- диелә хәбәрдә.

Фото: © «Самара татарлары» сайты
«Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз