news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Денис авылында сөлге һәм бүләкләр җыю йоласын үткәрделәр

Самара өлкәсенең Денис авылы яшьләре Сабан туй бәйрәме өчен авыл буйлап сөлге җыйды. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

«Элек-электән Сабан туе авыл тормышында зур вакыйга булган һәм һәр гаиләдә диярлек аңа озаклап әзерләнгәннәр. Бәйрәмгә бер атна кала Сабан туе батыры һәм катнашучылар өчен бүләкләр җыю башлана. Традицион йолаларның берсе – сөлге җыю», диелә хәбәрдә.

Денис авылында әлеге процесс гармун моңнары, җыр-биюләр белән аралашып барды. Авыл халкы сөлге җыючыларга алдан әзерләп куйган бүләкләрен (яулык, тукыма кисәкләре, сөлге, йомырка) бирде. Егетләр исә халыкны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм мәйданга чакырды.

«Әлеге йоланың бүгенге көндә дә онытылмавы, авыл халкын берләштереп, буыннан буынга күчүе куандыра», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100