Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсенең Денис авылында Роберт Гәрәевның яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Самараның «Бердәмлек» газетасында Нурсинә Хәкимованың «Бәлки, соңгысы булмас әле!» дигән язмасы чыкты.
«Көзнең соңгы көннәренең берсендә без Денис авылының Мәдәният йортына Роберт абый Гәрәевның яңа гына дөнья күргән «От прошлого к настоящему» дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсенә җыелдык.
Авторны зурлап, чарага авыл җирлеге администрациясе хезмәткәре Алия Әхмәтвәлиева, мәктәп директоры Алмаз Нуретдинов, укытучылар коллективы, укучылар, ветеран мөгаллимәләр – Гөлнур Хәсәншина белән Гөлсинә Хәйруллина, Татарстанда яшәүче күренекле авылдашыбыз, музеебызны ачуга зур өлеш керткән Минсәгыйть Вәлиуллин һәм башкалар килгән иде.
Алып баручы Рәгыйдә ханым Бадыйкова бәйрәмне ачык дип белдергәч, Алия Әхмәтвәлиева Роберт аганы шатлыклы вакыйга белән котлады, авылыбыз тарихында тирән эз калдырырлык зур эше өчен рәхмәт әйтте һәм алдагы көндә исән-имин булып, иҗат итеп яшәргә язсын, дип теләде.
Аннан соң көчле алкышлар астында Роберт ага сәхнәгә күтәрелде һәм тамашачыларны үзенең биографиясе белән таныштырып үтте. Сугыш чоры баласы ул, кечкенәдән авырлыклар күреп үскән. Аның сүзләренчә, шушы кыенлыклар аны чыныктырган, лаеклы шәхес булып тәрбияләнүенә ярдәм иткән.
Китапның эчтәлегенә килгәндә, Роберт Харис улы биредә балачак һәм үсмер елларына аерым туктала. Олы тормышка аяк басуы, югары белем алуы турында сөйли һәм хезмәт юлында очраган төрле вакыйгалар барышын тасвирлый, анализлый, туып-үскән авылы тарихы турында да бәян итә. Украинада барган канлы сугышны да читләтеп узмаган ул. Аңа карата үз фикерләрен белдергән. Иҗат җимешен матур, мәгънәле рәсемнәр белән баеткан Роберт абый.
Автор китапны бастыруга әзерләүдә зур ярдәм күрсәткән кешеләргә - өлкә «Бердәмлек» татар газетасында күп еллар верстаклаучы-дизайнер булып эшләүче Гөлгенә Сәлаховага, башка милләт вәкилләренә һәм хөрмәтле авылдашларыбызга ихлас күңеленнән олы рәхмәтләрен белдерде.
Иҗади бәйрәм мәктәп балалары катнашындагы концерт программасы белән үрелеп барды. Казан кунагы, авылдашыбыз, яшь язучы Лилия Галиуллина да бүләксез килмәгән. Ул кичәнең төп героена китабын бүләк итте. Роберт әфәнде, үз чиратында, аңа үз иҗат җимешен тапшырды. Мине - «Бердәмлек» газетасының штаттан тыш хәбәрчесен дә игътибарсыз калдырмады авылдашым. Аның китабы өемдәге киштәдә лаеклы урын алачак.
Чара барышында Рузалия апа Ризванова үзенең репертуарыннан, балаларын сугышта югалткан газиз әнкәйләргә багышлап, «Җаным яна» исемле җырын башкарды. Җанны тетрәндерерлек, моңсу бу җыр күңелдәге авыр җәрәхәтне кузгатып җибәрсә дә, бәйрәмнең шатлыклы мизгелләрен бозмады. Чөнки Рузалия ханымның киләсе - «Яшисе килә» исемле җыры күңелсез уйларны куып таратты.
Менә сәхнәгә Минсәгыйть ага Вәлиуллин күтәрелде. Ул китап авторына туган авылыбызны кайгыртканы өчен олы рәхмәтен белдерде.
«Роберт абый, алга таба да шулай, кулга-кул тотынып, бергәләп хезмәт куйыйк, чөнки башкарасы эшләребез бик күп әле. Ә авыл тарихына килгәндә, аның ишекләре ачыла гына бара, ул үзенең истәлекле вакыйгалары белән безне сөендерәчәк әле. Истәлекләр исә – безнең иң зур байлыгыбыз, алар яшь буын өчен якты маяк булып, тормыш юлларын яктыртып торачак», - диде Минсәгыйть әфәнде һәм Роберт Гәрәевка Рәхмәт хаты, чигүле сөлге һәм бавырсак тапшырды. Ә мәктәп директоры Алмаз Нуретдиновка, Лилия Галиуллинага нәсел шәҗәрәсен бүләк итте.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, шундый зур, җаваплы хезмәт башкаручы, берничә китап авторы Роберт Харис улына карап сокландым һәм аңардан: «Китабыгызны тәмамлагач, нинди хисләр кичердегез?» - дип кызыксындым.
Ә ул, бер дә икеләнеп тормыйча: «Җиңеллек тойдым. Өстемнән тау кадәр бурыч төшеп киткәндәй булды», - дип җавап бирде.
Хөрмәтле Роберт ага, киләчәк буынга әдәби мирас бүләк итүегез өчен зур рәхмәт! Бәлки, бу китабыгыз соңгысы булмас әле! Сезгә тагын да иҗади уңышлар телибез!»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз