news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсенең Богатое авылында яңа мәчет ачыла

29 декабрьдә Самара өлкәсенең Богатое районы Богатое авылында мәчет ачу тантанасы була. Аллаһ йорты район мөселманнары өчен дини тормыш үзәге булачак, дин тотучыларның бергә җыелу, дини йолалар үткәрү һәм намаз уку урыны булып хезмәт итәчәк, дип хәбәр итә «Самар татарлары» сайты.

Мәчет ачу тантанасында Самара өлкәсенең Богатое муниципаль районы башлыгы Вячеслав Киреев, Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип Яруллин, Богатое авылының дини төркем җитәкчесе Николай Давлетчин, Богатое авылы мәчете имамы Наил Хуҗахмәтов катнаша.

Чараның программасында тантаналы ачылыш, мәчеттә экскурсия, пылаудан авыз итү һәм чәй эчү каралган.

Тантанада, нинди дин тотуына карамастан, һәркемне көтеп калалар. Чара җомга намазы уку белән тәмамланачак, диелә бу хәбәрдә.

Чара 12.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot