news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең «Беренчеләр хәрәкәте» Сабан туена бүләк җыярга чыкты

Самара өлкәсенең «Беренчеләр хәрәкәте» Сабан туена бүләк җыярга чыкты
«Самара татарлары» сайты

Самара өлкәсе Камышлы авылында «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе активистлары татар халкының милли бәйрәме алдыннан «Сабантуйга бүләкләр җыю» дигән борынгы йолада катнашты. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләре һәрвакыт теләсә кайсы халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып саналган. Без ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен онытмаска тиеш, чөнки алар белән бергә халыкның милли сыйфатлары да юкка чыгачак. Моны булдырмас өчен, проектлар эшләнә һәм алдагы буыннарның чыганаклары, мәдәнияте һәм традицияләре турында сөйләү ярдәмендә кешеләрне берләштерүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә.

Авылларда бүләк җыю бәйрәм башланырга бер атна кала башлана. Авыл халкы яулык, сөлге, тукыма кисәкләре бүләк итә. Аннан соң бүләкләр Сабан туенда ярышларда җиңүчеләргә тапшырылачак.

Традицион милли киемнәр кигән активистлар Россия мәктәп язының төбәк этабы җиңүчесе Илназ Садриевның тальян гармуны көйләренә кушылып җырлап Камышлы авылы мәйданына яулык һәм бүләкләр җыеп, милли бәйрәмебезгә чакырырга чыкты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100