news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсенең «Ак каен» татар халык фольклор ансамбле Бөтенроссия фестивалендә җиңде

Самара өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәдәният йортының «Ак каен» халык татар фольклор ансамбле Казанда «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Түгәрәк уен» ХIV Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә 1 дәрәҗә лауреат булды. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Фестивальне оештыручылар мастер-класслар һәм интерактив программа белән концерт программасы әзерләгән. Татар фольклоры фестивалендә Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 45тән артык коллектив һәм башкаручы катнашкан.

«Коллективны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!» - диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot