Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсендәге Подстепки авылында яңа мәчеткә нигез ташы салынды
Самарада чыгучы «Бердәмлек» газетасында Данияр Сәйфиевның «Булачак мәчеткә нигез салынды» дигән язмасы чыкты.
«Ставрополь районының Подстепки авылын Тольяттидан нибары 4 чакрым юл гына аерып тора. Шуңа күрә анда үзеңне шәһәрдәге кебек хис итәсең. Бердәнбер аерма – монда күпкатлы йортлар юк, күбесенчә зур булмаган өйләр һәм коттеджлар төзелгән. Ә АвтоВАЗның якынлыгын исәпкә алганда, бу коттеджларның нигездә кемнеке булуын чамалавы кыен түгел. Статистик мәгълүматларга караганда, бүген биредә егерме меңләп кеше яши. Алар арасында мөселманнар да шактый.
2010 еллар башында авылда җирле мөселман оешмасы теркәлгән, ә менә мәчет төзелеше ачык мәсьәлә булып калган. Хәер, мәчет төзү өчен җир дә булган инде. Биредә яшәүче Сания апа Әхмәтвәлиева үзенең 10 сутый җирен мөселман җәмәгатьчелегенә 2014 елда ук биргән. Шулай булуга карамастан, эш быел гына, ниһаять, урыныннан кузгалды. Узган чәршәмбедә авылда булачак мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасы узды. Моңа кадәр биредә фундамент казылган һәм ярдәмчел корылмалар әзерләнгән булган инде.
Һәр эшне башлагандагы кебек, биредә күмәк дога укылды. Шуннан соң сүзне Тольятти мәчете имамы Ислам хәзрәт Гомәров алды. Ул авыл халкын мәчет төзелеше башлану белән котлады һәм бу изге эшне якын арада башкарып чыгачакларына ышаныч белдерде. Шулай ук ул төзелешне җитәкләгән Илһам Сәлахетдиновка, бүлеп бирелгән җир өчен Сания Әхмәтвәлиевага, проектны эшләгән архитектор Искәндәр Хәмәтовка, төзүчеләргә һәм Аллаһы йортын төзүдә финанс ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде.
Илһам Сәлахетдинов сүзләренчә, 60 кешегә исәпләнгән мәчет ике катлы булачак һәм биредә уку сыйныфы да каралган. Төзелешне ике ел эчендә тәмамлау планлаштырыла.
Авыл мөселманнары өчен истәлекле көнне Подстепкига мөфти Талип хәзрәт Яруллин да килгән иде. Ул билгеләп үткәнчә, мәчетләр – дин тотучыларның, халкыбызның берләшү урыны. Авылда татарлар бик күп булмаса да, алар берләшеп, бик катлаулы һәм чыгымлы эшкә алынганнар. Аларның тәвәккәллеге бик шатландыра. Мәчет, дин булган җирдә тәртип тә бар бит. Кешеләр берләшкәндә генә теләсә нинди зур эшләр җиңелрәк һәм тизрәк үтәлә. Бу гыйбадәтханәне төзүгә ярдәм иткән һәркемгә Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтен бирсен һәм сезнең һәрберегезнең аны төзүгә үз өлешегезне кертергә мөмкинлегегез булсын».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз